Мәчет картларын зурлыйлар

07 июль 2017 ел 14:47
Мәчет картларын зурлыйлар

   Чаллының “Туфан” мәчетендә мәчет картларын төрле истәлекле вакыйгалары белән зурлау традициясе яши. 7 июльдә аларның чираттагысы булды. Җомга намазыннан соң мөселманнар иң актив  мәчет картларының берсе булган Сәйфетдин Шәйхелислам улы Латфуллинның 80 яшьлеген билгеләп үттеләр. Сәйфетдин бабайга истәлекле бүләк тапшырылды, аның адресына күп җылы сүзләр әйтелде.

    Сәйфетдин Шәйхелислам улын мәчет имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең аксакаллар Шурасы рәисе  Равил хәзрәт Нуруллин, мәчетебезнең бер  нуры, дип атый. Чыннан да, Сәйфетдин бабай мәчет эшләрендә фидакарьлек күрсәтә: дежурлык итә,  халык чакыруы буенча дини мәрәсимнәр үткәрә, өмәләрдә актив катнаша. Ул үзенең һәрвакыт пөхтә киенүе, пөхтә йөрүе, күркәмлеге, җылы мөгамәләсе  белән дә үзенә игътибарны тарта.

   Ошбу котлау чарасыннан соң ветеран-юбиляр  хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.      

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана