Кайбыч имамнары киңәш-табыш итте

17 июль 2017 ел 09:59
Кайбыч имамнары киңәш-табыш итте

Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә имамнар җыены үткәрелде. Җыелыш кысаларында 17-29 июль көннәрендә укучы балалар өчен үткәреләчәк рухи-сәламәтләндерү үзәген оештыру  хакында сөйләштеләр. Быел укулар Олы Кайбыч, Борындык, Колангы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Ябалак, Иске Чәчкаб, Чүти авылы мәхәлләләрендә оештырылачак. Дәресләр сәгать 10нан 13.00гә кадәр  кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында 30нчы июль көнне  халык һәм спорт уеннарыннан торган балалар сабантуе оештыру көтелә.

Монардан тыш, имамнар 22-23 июль көннәрендә зиратларны   чүп-чардан һәм коры үләннән арындыру максаты белән җәйге өмәләр оештыру турында килештеләр һәм барлык авылдашларны, якташларны әлеге чарага печән чаптыргычлар белән чакырып калалар.

Җыелыш кысаларында мәчет җирләре һәм биналары теркәү һәм мөхтәсибәт эшчәнлегенә бәйле башка мөһим мәсьәләләр каралды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана