Чаллыдагы рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә 200гә якын бала ял итте

18 июль 2017 ел 15:50
Чаллыдагы  рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә 200гә якын бала ял итте

Чаллы мәчетләре каршында балаларның беренче рухи-сәламәтләндерү үзәкләре үз эшчәнлекләрен төгәлләде.  Ял сезонын  1 июльдә “Әбүзәр”  мәчете ачкан иде. Биредәге атналыкүзәккә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 40 кыз бала ял итте. Программасы шактый кызыклы булды. Кызлар ризык пешерү, кул эшләре буенча күнекмәләр алдылар, басейнда йөзделәр, атта йөрделәр, бау шәһәрчегенә барып бауларда ярыштылар. Шулай ук алар өчен дин-әхлак дәресләре дә уздырылды. Ә соңгы көнне ата-аналар катнашында бәйрәм үткәрелде, анда биредә ял иткән һәр балага истәлекле бүләкләр бирелде.

3-9 июльдә “Ихлас” мәчетендә малайлар өчен атналык  рухи-сәламәтләндерү үзәге эшләде. Биредә 20 бала дин дәресләре алдылар, спорт уеннарында көч сынаштылар, паркта аттракционнарда күңел ачтылар.

“Рамазан” мәчетендә малайларның ике атналык ялы 15 июльдә төгәлләнде. Биредә кечкенәләр төркемендә ял итүчеләр гарәп алфавитын өйрәнделәр, ә өлкәнрәкләр Коръән уку серләренә төшенде. Балалар футбол уйнадылар, планетарийга бардылар, электр-шоуда катнаштылар. Җәмгысе биредә 38 бала ял итте.

“Тәүбә” мәчетендә балаларның көндезге ялы 10 июльдә башлады.  Аңа 50 кыз һәм малай җәлеп ителде. Алар арасында күрше-тирә авыллардан да килүчеләр бар иде. Үзәк иртәнге 8 дән 15 сәгатькә кадәр эшләде. Биредә тәрбияләнүчеләр өчен иртәнге аш, аннары җиләк-җимеш ашы, көндезге аш оештырылды. Программада интеллектуаль уеннар, төрле эшләнмәләр  ясау, әхлак дәресләре, кызыклы экскурсияләр булды.  “Тәүбә” мәчетендәге лагерь 19 июльгә кадәр эшләде.

Мөхтәсибәт каршындагы “Хәзинә” клубы лагерында 32 кыз бала ял итте. Алар биредә ике атна дәвамында дин-тәрбия дәресләре алдылар, тәмле ашлар белән сыйландылар, күңелле уеннарда катнаштылар.

 “Туфан” мәчетендә 8 кыз ял итте.

 Хәзер шәһәрнең тагын берничә мәчетендә   балаларның  көндезге ялын  оештыру буенча әзерлек эшләре  бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана