Әгерҗедә яңа имам-мөхтәсиб беренче җыелыш үткәрде

20 июль 2017 ел 15:31
Әгерҗедә яңа имам-мөхтәсиб беренче җыелыш үткәрде

Әгерҗенең "Нур" мәчетендә яңа имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин  район имамнары белән беренче җыелышын үткәрде.

Җыелышта район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Диния нәзарәтеннән ревизия комиссиясе әгъзалары: Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов та катнашты. Район имам-мөхтәсибенең сәламләү сүзеннән соң Әгерҗенең “Хәсән“ мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов Коръән аятьләре укыды.

– Безнең җыелуыбызның төп сәбәбе – гыйбадәт йортларын теркәү буенча сорауларга җавап табу. Бу бүген безнең район имамнарын гына түгел, башка район дин әһелләрен дә борчый торган мәсьәлә.

Ревкомиссия рәисе Мирхәт хәзрәт Җамалиев рәсмиләштерү эшләре, теркәлү тәртибе турында тәфсилләп аңлатты. Имамнарның әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларына төрле районнардан килгән имам-мөхтәсибләр дә җавап бирделәр. Ришат Нурисламов бу эшләрдә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен белдерде. 

Җыелышның ахырында Әгерҗе районы мөхтәсибәтенең ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды: Шаршады авылы имамы - Ришат хәзрәт Латыйпов, Исәнбай авылы имамы - Сәитҗан хәзрәт Шәрипов, Биектау авылы имамы - Рамил хәзрәт Фәтхуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана