Мәүлид мәчетендә балалар өчен дини лагерь эшләде

31 июль 2017 ел 11:41
Мәүлид мәчетендә балалар өчен дини лагерь эшләде

Балалар тәрбиясе хакында Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият бирә иде, шуның өчендә үзенең бер мөбәрак хәдисендә әйтте: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез»,- дигән. Димәк пәйгамбәребезнең бу хәдисеннән аңлашыла ки, ата-аналар өчен бала тәрбияләү эше - иң төп, иң изге бурыч булып тора. Ләкин балаларга тәрбия бирү эше гадәттән тыш авыр. Шуның өчендерме, чын кешелек һәм чын мөселманчылык тәрбиясен бирү бик сирәк ата-аналарга насыйп була. Бездә фәкать ислам тәрбиясе белән генә гүзәл югары әхлаклы чын кеше үстерергә мөмкин.
    Шуны яхшы белгән кайбер ата-аналар, балалары ислам тәрбиясеннән мәхрүм калып, мәңгелек бәхетсез булмасыннар өчен, аларга кечкенәдән үк дини тәрбия бирә башлыйлар. Чөнки бабаларыбыз: «Агачка яшьтән су сип»,- дигән. Балаларын тәрбияләгән вакытта килеп чыккан каршылыклар һәм авырлыклар алдында һич туктап калмыйлар. Кечкенәдән үк балаларына гөнаһны һәм савапны, хәрамне һәм хәләлне аңлатырга тырышалар. Әнә шундый игътибарлы, мәрхәмәтле, саф акыллы ата-аналарның киләчәге өметле. Менә мондый изге җанлы ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында үзләренең изге бурычларын үтиләр. Ягъни үзләре дә, балалары да, бәхетле булып, ана телен дә, милләтен дә, вә динен дә саклаучы булдылар. Балаларны әхлаклы, тәрбияле, гыйлемле итү максатыннан районыбыз мәчетләрендә  дини укулар, лагерьлар оештырыла. 

 Актаныш авылының 57 нче бистәсендә урнашкан Мәүлид  мәчетендә 17 - 29 июль  коннәрендә балалар очен дини лагерь эшләде. Балаларга дини гыйлемне Раушан хәзрәт һәм Рәдифә апа өйрәтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана