string(61) "http://dumrt.ru/narodnye-novosti/narodnye-novosti3_18197.html"
07.08.2017 10:30
Шимбә көнне Балтач районының Түбән Кенә авылында мәчет ачылуның 25 еллыгын билгеләп үттеләр. 1992нче елда корбан гаете көнендә сафка баскан әлеге гыйбадәт йорты - районыбызда иң беренче ачылган мәчет. Тантанада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка бик күп кунаклар катнашты.