Бөгелмә мәчете Корбанга гаризалар кабул итә

18 август 2017 ел 09:46
Бөгелмә мәчете Корбанга гаризалар кабул итә

Бөгелмәнең үзәк мәчете инде 7 ел дәвамында халыкка корбанлык малы сатып алуны оештыра. 

Белешмәләр өчен телефон: 8 937 77 66 99 8 - Ринат хәзрәт

– Корбанлыкка тәгаенләнгән малга булган таләпләр нинди?


– Корбан чалу өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Әмма дөя – биш яшьлек, сыер – ике, сарык, куй, кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Әмма кәҗә бәтиен, гәүдәсе нинди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый. Сарык, куй, кәҗә бер кеше өчен ният кылына. Ә дөя, сыер җиде кешегә ният кылына ала. Бер кеше үзе генә ният кылып, сыер чалса да гөнаһ юк. Әгәр сыер, йә булмаса, дөяне җиде кеше берләшеп, корбан итеп чалалар икән, итне үлчәү ярдәмендә тигез итеп бүлү шарт. Без барыбер риза, ничек туры килсә дә ярый, дип әйтү дөрес түгел. Яки алты кеше корбан өчен, ә берәү ашау өчен генә кушылса, шулай ук дөрес булмый. Барысы да корбан өчен ниятли. Җиде кеше өчен бер сыер чалына икән, анда алтысы исән кеше өчен, берсе мәрхүм өчен дип ниятләсә, моны да шөбһәле дип әйтәләр. Димәк, сыер җидесе дә исән кеше өчен яисә җидесе дә вафатлар рухына ниятләнергә тиеш.


Чалына торган хайванның күзе сукыр булмасын, әгъзаларының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән дә зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый. Мөгезсез булса – ярый. Печкән малны корбанга чалу дөрес. Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә кояш баегач, ахшам намазыннан соң чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык табалмыйчамы, йә булмаса, җае килмичәме, мал чала алмыйча калса, ул кеше мал бәһасен сәдака итеп өлешергә тиеш. Чалынган мал тиресен кеше үзенә тун тегәр өчен, йә булмаса, аяк киеме итеп эшкәртеп файдаланса – дөрес, ә сату өчен кулланса –дөрес түгел. Каядыр тапшырса, акчасын сәдака итеп бирергә тиеш. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң, әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Йә сатып – акчасын, йә йон килеш сәдака итеп бирсәң – ярый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана