Алабирде авылы мәчете 20 еллык юбилеен үткәрде

18 сентябрь 2017 ел 10:59
Алабирде авылы мәчете 20 еллык юбилеен үткәрде

17 сентябрьдә Тәтеш районы Алабирде авылы мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Мәчетнең юбилеенда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире, шушы авылдан чыккан Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе һәм төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Алабирде авылы мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Гарифуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фарид Мифтахов, Казанда “Тәтеш” якташлык җәмгыяте рәисе Харис хаҗи Камалиев, авыл халкы һәм башка кунаклар катнашты. Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Гарифуллинга һәм дин юлында хезмәт иткән башка дин кардәшләребезгә рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Диния нәзарәте вәкиле үз чыгышында Аллаһы ризалыгы өчен изгелек кылуның әһәмияте һәм доганың фазыйләтләре, шартлары турында сөйләде. Яшь башкаручы Динар Шәймәрданов тирән эчтәлекле, дини мөнәҗәтләр башкарды. Алабирде авылы мәчетендә һәрдаим олылар һәм балалар өчен дини дәресләр бара, төрле бәйгеләр, вәгазь кичәләре үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана