“Тәрбия” иртә үсеш төркеме үз эшен дәвам итә

19 сентябрь 2017 ел 15:02
“Тәрбия” иртә үсеш төркеме үз эшен дәвам итә

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә дүрт яшьтән алып алты яшькәчә балалар өчен “Тәрбия” иртә үсеш төркеме эшли.

Балалар намаз уку серләренә төшенәләр, Кәламе шәриф сүрәләрен Коръән-хафиз өйрәтә.

Сабыйлар белән шулай ук гарәп һәм инглиз теле мөгаллимнәре дә шөгыльләнә.

Балаларга дөрес сөйләм, танып белү, татар теле, рәсем ясау, әвәләп ясау дәресләре керә, кәгазь кисеп әйберләр ясарга өйрәтәләр. Укучылар бик теләп “Тәрбия” иртә үсеш төркеменә йөриләр. Алар белән яхшы, ярдәмчел, һәрбер балага игътибарлы тәрбиячеләр шөгыльләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана