Балтачта хаҗилар мәҗлескә җыелды

25 сентябрь 2017 ел 14:54
Балтачта хаҗилар мәҗлескә җыелды

23-24 сентябрьдә Балтачта корбан ашлары гөрләде. Ике көн дәвамында өч йөзәр мөселман һәм мөслимә кардәшләребезгә бәйрәм табыны әзерләнде. Табынның төп сые – корбан ите һәм хаҗилар күчтәнәче – зәм-зәм сулары булды. Коръән аятьләре уку һәм яңа һиҗри елга аяк басуыбызга багышланган вәгазь сүзләре белән башланган әлеге мәҗлес быел хаҗ сәфәренә бару бәхетен татыган кардәшләребезнең чыгышлары, дога-нәсыйхәтләре белән үрелеп барды. Татарстанның баш казые, Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үз чыгышында: “Рамазан аенда Раббыбызга ризыктан тыелып якынайган булсак, хәзер киресенчә, корбан итеннән авыз итеп якынаябыз, калебләребезне пакьлибез. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызның сөенечен бу дөньяда һәм ахирәттә күрергә насыйп итсен”, – дигән сүзләр яңгырады.

Балтач районыннан быел утыздан артык хаҗи изге җирләрдә гыйбадәт кылды. Һәрберсенең чыгышында – ихлас шөкер сүзләре, йөзләрендә шатлык нуры, күзләрендә рәхмәт яшьләре. Кылган хаҗлар, чалган корбаннар кабул, әҗере бары җәннәт нигъмәтләре булса иде...

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана