Бөгелмә районында яңа мәчет төзү турында фикер алыштылар

18 октябрь 2017 ел 14:58
Бөгелмә районында яңа мәчет төзү турында фикер алыштылар

Бөгелмә районының “Плодопитомник” посёлкы хакимияте бинасында Кече Бөгелмә авыл җирлеге активистларының җыелышы узды. Әлеге чарада Бөгелмә һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Кече Бөгелмә авыл җирлеге башлыгы Сергей Хлопцев, посёлок халкы катнашты. Көн тәртибендә мәчет төзүне оештыру мәсьәләсе каралды.

Имам-мөхтәсиб җыелучыларга халыкны рухи-әхлакый сәламәтләндерү максатыннан мәчет төзүнең әһәмияте турында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук изге эш турында вәгазь укыды: “Мәчет төзелешенә һәм башка хәерле гамәлләргә кертелгән һәрбер ярдәм саф, ихлас ният белән Аллаһ ризалыгы өчен эшләнергә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәндә мөселман өчен иң лаеклы гамәлләрнең берсе булып мәчет төзүне күрсәтә”, – дип билгеләде Рамил хәзрәт үзенең чыгышында.

Ул шулай ук посёлоктагы дини торыш турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, 300 кеше яшәгән “Плодопитомник”та бер мәчет тә юк, мөселман гыйбадәтханәсен төзү буенча ихтыяҗ туды.

Җыелыш барышында посёлокта яшәүче бер кеше төзелеш алып бару өчен финанс чараларын булдыру артыннан йөрүне һәм киләчәктә мәчетне тоту мәсьәләләрен үз өстенә алуы турында белдерде.

Быел булачак мәчеткә нигез ташы салу ниятләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана