Бөгелмәдә "ДУМ РТ Хаҗ" операторының өстенлекләре турында сөйләделәр

20 октябрь 2017 ел 10:35
Бөгелмәдә "ДУМ РТ Хаҗ" операторының өстенлекләре турында сөйләделәр

Бөгелмә үзәк мәчетендә имамнар “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчелеге белән очрашты.

Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, “ДУМ РТ Хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов, генераль директор урынбасары Илдус Сабитов, шәһәр һәм район имамнары, хаҗилар катнашты.

Ранис хәзрәт җыелучыларга хаҗ кылу тәртипләре турында сөйләде һәм “ДУМ РТ Хаҗ” операторы аша юлламалар алуның өстенлекләре белән таныштырды.

Шулай ук хаҗда булган кешеләр “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасының эшчәнлеге турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Алар “ДУМ РТ Хаҗ” программасы буенча хаҗны оештыручы белгечләрнең эшләгән эшләрен югары бәяләделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана