Кукмара районы дин әһелләре хөкем ителгәннәр белән очрашты

20 октябрь 2017 ел 16:22
Кукмара районы дин әһелләре хөкем ителгәннәр белән очрашты
Кукмара районының мөселман дини оешмалары хокук саклау органнары белән берлектә закон бозучыларны рухи-әхлакый мәгънәдә агарту эшен уртак көч белән оештыра. Мәсәлән, күптән түгел Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин гаилә проблемалары буенча шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән очрашты. Җыелган ир-атлар алдында чыгыш ясап, Ришат хәзрәт гаилә кыйммәтләрен искә төшерде, ир кешенең гаиләдәге роле, хәрам, ягъни  Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрнең зарары турында сөйләде, шулай ук балаларны тәрбияләү һәм ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы кайбер проблемалар хакында ислам тәгълиматы яссылыгында аңлатмалар бирде. Ахырдан Ришат хәзрәт сорауларга җавап бирде һәм очрашуга килүчеләрнең һәрберсенә дә үзенең яңа гына дөнья  күргән иҗат җимешен – “Җаннарыбыз тынгылык эзли” дигән китабын бүләк итте.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана