Балтачта өлкәннәрне зурладылар

23 октябрь 2017 ел 16:01
Балтачта өлкәннәрне зурладылар

21 октябрьдә Балтачның үзәк мәчетендә 4 мәчет-мәхәлләсе берләшеп, бистәнең өлкәннәрен кунакка җыйды. 300 кешегә әзерләнгән әлеге күркәм чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТРның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, бистәнең мәхәллә имамнары катнашты.

Һәр кунак үз чыгышында җилкәсендә күп сынаулар татып чыныккан буын вәкилләренә эчкерсез рәхмәт хисләрен белдерде, алга таба да алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп, үрнәк булып яшәсәгез иде, һәркайсыгызның гомер көзе җылы, дәвамлы, бәрәкәтле булса иде дип теләде. Җәлил хәзрәт өлкән буын вәкилләренә гүзәл әхлакның ислам диненең нигезе булуын искәртеп, “үзебез үрнәгендә бала-оныкларыбызны әдәпле, әхлаклы, фарызларны үти, хәрамнардан тыела торган итеп тәрбиялик, матур сыйфатларын арттырыйк”, дип өндәде.

Өлкән буынның бердәмлеге, ныклыгы, яшь буын өчен үрнәк, юнәлеш булып тора. Аларга мондый чараларда гына түгел, ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп, рухи таяныч булып яшәсәк иде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана