Чаллыда мөгаллимнәрне зурладылар

30 октябрь 2017 ел 10:58
Чаллыда мөгаллимнәрне зурладылар

Чаллының “Хәләл Үзәге”ндә “Дини белем мәҗлесе”  үткәрелде. Анда шәһәр имамнары, мәчетләрнең уку-укыту өчен җаваплы хезмәткәрләре, мәчетләрнең аксакаллар шурасы рәисләре, якшәмбе мәктәбе укытучылары катнашты. Мәҗлес бүгенге көн өчен бик мөһим мәсьәлә - татар телен саклап калу, мәчетләрдә татар мохитен көчәйтү турында сөйләшүдән башланды. Бу темага район һәм имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Мөхтәсибәтнең уку-укыту буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхинның да чыгышы күбрәк туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелде. Чыгышлардан соң 2017-18 уку елы якшәмбе мәктәпләренә иң күп укучылар җыйган мәчетләр һәм укытучылар билгеләнде, аларга “Хәләл-Үзәк”нең 5, 3, 2 мең сум күләмендәге сертификатлары һәм мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый хөрмәткә шәһәрнең “Ак мәчет”е, “Нур-Ихлас”, “Ихлас” мәчетләре, ирләр төркемнәре укытучылары  Рамил хәзрәт Мозаффаров (“Ак мәчет”), Илназ хәзрәт Яхин (“Ихлас”), Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев (“Тәүбә”), хатын-кызлар төркемнәре укытучылары Рәвия абыстай Илалова, Камилә абыстай Тулбаева, Роза абыстай Фәрхетдинова (өчесе дә “Ак мәчет”тән), балалар төркемнәре укытучылары Али хәзрәт Баһаветдин (“Әбүзәр”), Гөлназ абыстай Габделхакова (“Ихлас”), Илмир хәзрәт Гаязов (“Тәүбә”) лаек булдылар. Ә иң актив мөгаллимә дип табылган һәм берничә уку әсбабы авторы булган  Рәвия абыстай Зияровага (“Хәләл-Үзәк” җитәкчесе Илдар хәзрәтнең җәмәгате) мөхтәсибәт әзерләгән махсус бүләк тапшырылды. Аттестация узган укытучыларга Диния нәзарәте бүләге – “Ислам дине нигезләре” уку әсбабы, ә мәчетләргә Илдар хәзрәт һәм Рәвия абыстай әзерләгән уку әсбаблары таратылды.

Мәҗлес ахырында анда катнашучылар тәмле  пылау, кайнар чәй белән сыйландылар.  Мөгаллимнәр өчен оештырылган ошбу бәйрәм файдалы да, күңелле дә булып үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана