Мөфти бүләге иясенә иреште

15 ноябрь 2017 ел 16:00
Мөфти бүләге иясенә иреште

“Коръәннең яңа бастырылган Казан басмасы уку өчен бик уңайлы икән, Аны бастыручыларга Аллаһының рәхмәте булсын. Минем зур теләгем һәм үтенечем: яңа басма Коръәнне үземдә булдырырга миңа ярдәм итсәгез иде”.

Чаллыдан төзелеш ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе Разия апа Әрифҗанова мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга шундый мөрәҗәгать белән хат юллаган була. Татарстан мөфтие ветеранның үтенечен шундук канәгатьләндерә – аңа бүләк итеп Коръән китабын җибәрә. Шушы көннәрдә Чаллы мөхтәсибәтендә мөфти бүләген иясенә тапшыру тантанасы узды. Әманәт итеп җиткерелгән бүләкне Чаллы мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Руфат Насрединов тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана