Кайбычта – Әниләр көне

23 ноябрь 2017 ел 09:15
Кайбычта – Әниләр көне

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен илебездә Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 26 нчы ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан, Олы Кайбыч авылы урта мәктәбендә II-VIII сыйныф балалары өчен Әниләр бәйрәме алдыннан Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин класс сәгатьләрендә катнашты.

Әлеге очрашуда Дамир хәзрәт балаларга әниләрнең җир йөзендә иң хөрмәтле зат икәнлеге турында сөйләде. Әниләрне ярату, хөрмәт итү һәм куандыру кешеләрнең иң изге бурычы икәнлеген аңлатты. “Әниләребезне яхшы гамәлләр, матур сүзләр белән генә түгел, ә яхшы укып, тәртипле бала булып та куандырыйк, аларны борчуга салмыйк”, – дип җиткерде балаларга район имам-мөхтәсибе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана