Буа мөхтәсибәте Мәүлид чараларын башлап җибәрде

23 ноябрь 2017 ел 16:27
Буа мөхтәсибәте Мәүлид чараларын башлап җибәрде

Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре атна саен берәр авылга дини вәгазь белән йөрүне дәвам иттерә.

Бүген Буа районы Исәк авылында вәгазь  кичәсе узды. Сүзне беренчеләрдән булып “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов алды. Ул Мәүлид ае керү уңаеннан мөхтәсибәт исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Хәзрәт  исәклеләргә  ислам төшенчәсен бәйнә-бәйнә  аңлатып вәгазь сөйләде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләрне аңлатып үтте, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген искә төшерде. Чара авыл имамы Тәлгат хәзрәт Гималиев авылдашларына биргән киңәшләре белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана