Коръән – яшәү рәвеше

23 ноябрь 2017 ел 17:08
Коръән – яшәү рәвеше

Түбән Кама үзәк мәчетендә, күптәнге күркәм гадәт буенча, шәһәр һәм район мөслимәләре өчен ачык дәрес уздырылды.

Бу дәрестә дини һәм әхлакый тәрбия буенча кичке курсларда өченче елын гыйлем алучылар белән беррәттән, “Ихлас” рухи-әхлакый үзәгенә йөрүчеләрнең физик мөмкинлеге чикле булганнары һәм, шулай ук, үзләрен рухи яктан баетырга теләгән барча хатын-кыз катнашты.

Алтмышка якын мөслимә каршында үзәк мәчеттә хатын-кызлар бүлеген җитәкләүче Роза Латыйпова, кичке курсларда гыйлем бирүче мөгаллимәләр Нурзия Хәйруллина һәм Айгөл Җәмилова чыгыш ясады.

“Коръән – яшәү рәвеше” темасына багышланган дәрестә сүз, башлыча, үз тормышын Аллаһы кушканча төзергә һәм алып барырга омтылучы кешенең, иң беренче чиратта, үз әдәбен камилләштерү өстендә эшләргә тиешлеге хакында барды. Аллаһы ризалыгына ирешү өчен үз-үзен тотышын уңай якка үзгәртергә, башка кешеләр белән үзара мөгамәләсен яхшыртырга теләүче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Үзеңдәге хата-кимчелекләрдән ничек котылырга?

Зал тутырып утырган яшь ханымнар, олы яшьтәге апалар әнә шул һәм башка сорауларга мөгаллимәләр ярдәмендә җавап эзләделәр.

Дәрес барышында Коръән хафиз (ягъни Коръәнне яттан белүче) – ике ел рәттән үзәк мәчеттә рамазан уразасы дәвамында халыкка тәравих намазы укыткан Әямеддин Фәхреддиновка багышланган видеосюжет күрсәтелде. Шулай ук, Коръәнне дөнья күләмендә иң оста укучыларның аудиоязмалары тыңланды. Ә шулай да, дәрестәгеләр күңеленә иң ошаганы – Галия Сафина җитәкчелегендәге балаларның изге китапны укулары булгандыр...

Әле соңыннан, ачык дәрестән алган тәэсирләр белән уртаклаша-уртаклаша, үзләре әзерләгән мул чәй табынында сыйланганда да бу хакта кат-кат искә алдылар.

Һәр мөселман кешесе, Аллаһының кануннарын үтәп, үз әдәбен, үз әхлагын дөресләргә омтылырга тиеш. “Коръән – яшәү рәвеше” дигән темага уздырылган ачык дәрестән, мөгаен, һәркем әнә шундый ният белән таралгандыр...

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана