Буа мәчетендә Әниләр бәйрәмен үткәрделәр

29 ноябрь 2017 ел 10:32
Буа мәчетендә Әниләр бәйрәмен үткәрделәр

28 ноябрь көнне Буа мөхтәсибәте “Хаҗилар” мәчетендә Әниләр бәйрәмен оештырды. Мәчет имамы Фәһим хәзрәт  Сөләйманов Мәүлед ае керү һәм Әниләр көне белән Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт исеменнән чын күнелдән котлады. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салалАллаһу гәләйһи вәссәлам турында үтемле вәгазен җиткерде.

Бу бәйрәмне Буа мөслимәләр җитәкчесе Гөлирә ханым алып барды. Ул: “Әниләрне хөрмәт итү ислам динендә зур урын алып тора”, – дип үз чыгышын башлап  җибәрде. Бик матур эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аннан сүзне мөгаллимә Равия абыстай  Дәүләтшинага бирде. Равия абыстай Коръән укыды һәм касыйдәләр башкарды. Асыя абыстай дога кылды.

Мәүлидкә дип әзерләнгән мул табында утыручы район һәм  авыллардан килгән апаларга сүз бирелде. Алар әниләр һәм Пәйгамбәребез турында бик оста мөнәҗәтләр, бәетләр башкарды.

Сөләйманова Гөлсинә абыстай килүчеләргә үзенең рәхмәтен белдерде. Кунаклар, бик зур рәхмәтләр әйтеп, тагын шулай матур итеп очрашып торырга язсын, дип таралыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана