Әлмәт имамнары фикер алышты

01 декабрь 2017 ел 16:32
Әлмәт имамнары фикер алышты

30 ноябрьдә Әлмәт үзәк мәчетендә имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашында шәһәр һәм район имамнарының айлык җыелышы узды. Әлеге чарада Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен үткәрү мәсьәләсе каралды.

12 декабрьдә 09:30 сәгатьтә “Нефтьче” мәдәният йортында Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр һәм районда яшәүчеләр, кунаклар өчен зур мәдәни-дини чара үткәрергә ниятли. Биредә имамнар, дин, җәмәгать эшлеклеләре, педагоглар, кунаклар катнашачак. Ильяс Халиков җитәкчелегендә “Минбәр” татар дини театры “Болгар җилләре исә...” программасын тәкъдим итәчәк, чараны мөнәҗәтләр һәм нәшидләр, Мәүлид уку бизәячәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана