Буа мәдрәсәсендә – Мәүлид бәйрәме

04 декабрь 2017 ел 15:32
Буа мәдрәсәсендә – Мәүлид бәйрәме

3 декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәме узды. Мәдрәсәне хөрмәт итеп бик күп буалылар килде. Мәҗлес Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында кыскача видеоролик белән башланып китте.   Коръән укыганнан соң, котлау өчен сүзне мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов алды. Ул Мәүлед бәйрәме белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде.

Буа мәдрәсәсенең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышыннан Коръәннән аятьләр китереп чыгыш ясады.

Бәйрәмдә мәдрәсә шәкертләре, мәктәптән соң йөри торган кызлар төркеме шигырьләр сөйләп, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мөгаллимнәр үзләренең Мәүлидкә багышланган теләкләрен җиткерделәр, халыкка Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлын тасвирладылар.

Кунакларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында кыскача видео күрсәтелгәч, мәҗлес мул табын артында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана