Кукмарада – вәгазь кичәсе

08 декабрь 2017 ел 14:22
Кукмарада – вәгазь кичәсе

Мөбарәк Рабигуль-әүвәл аеның изге Җомга кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелде. “Мөселманнар җыены” дип атала торган чара кысаларында ай саен оештырыла торган әлеге җыенда Әлмәт мәдрәсәсе мөгаллиме Инсаф Сәүбәнов чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, Инсаф хәзрәт быел “ДУМ РТ Хаҗ” операторы оештырган олы Хаҗ сәфәрендә җитәкче булды. Аның җитәкчелегендәге төркемдә Кукмара районыннан 12 кеше хаҗ кылган иде. Алар барысы да диярлек шушы очрашуга килде. Үз вәгазендә Инсаф хәзрәт хаҗга әзерләнү мәсьәләләренә, олы хаҗ гамәлен кылу белән бәйле үзенчәлекләргә тукталды. “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ислам динен торгызу, аңлату, тарату буенча иң беренче эшләрне шушы Мәккә җирлегендә кылган... Әгәр Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сулаган һаваны сулыйсың, ул йөргән җирләрдә йөрисең килсә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек Кәгъбәтүллаһны үз күзең белән күрәм дисәң һәм Аллаһның синең күңелеңдә булуыңны анык тоярга теләсәң, һичшиксез Мәккә белән Мәдинәгә барырга кирәк...”, – диде Инсаф хәзрәт. Аның бер сәгать дәвамында сөйләнгән хикмәт белән сугарылган тирән мәгънәле вәгазенең вакыты сизелмичә үтте дә китте.

Очрашуда шулай ук “ДУМ РТ Хаҗ” операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, Инсаф хәзрәт төркемендә быел хаҗ кылган Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, мәдрәсә директоры Ришат хәзрәт Курамшин, районда танылган табиб-кардиолог Рашат Каим улы Җиһаншин һ.б. катнашкан иде. Вәгазьдән соң сөйләшү тәмле сый-нигъмәтле табын алдында дәвам ителде. Халык соравы буенча мөхтәсибәт Инсаф хәзрәт Сәүбәновны алдагы айларда тагын бер вәгазь белән килеп китәргә чакырып калды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана