Буа мәдрәсәсендә җыелыш узды

08 декабрь 2017 ел 14:34
Буа мәдрәсәсендә җыелыш узды

7 декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә балаларга өстәмә белем бирү курсларында укучы мәктәп яшендәге балаларның ата-аналар җыелышы узды.

Җыелышны мәдрәсәнең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов алып барды. Хәзрәт ата-аналарга ислам диненең, балаларга кече яшьтән дини гыйлем бирүнең никадәр мөһим булуын Коръәннән аятьләр, хәдисләр белән бәян итте.

Хәзерге вакытта балаларга дини фәннәр укытыла, шуның белән беррәттән Коръән ятлау буенча өстәмә дәресләр оештыру күздә тотыла. Кызларга өстәмә белем бирү курсларында Зөлфия ханым Зәйнуллина, ә ир балаларга Асылбек хәзрәт Фазилов дәресләр бирәчәк.

Уку-укыту эшләре буенча мәдрәсәнең директор урынбасары Радия ханым Хәсәнова да ата-аналар алдында чыгыш ясады. Мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.

Җыелыш бик җанлы рәвештә үтте. Ата-аналарның төрле  сорауларына хәзрәтләр, мөгаллимәләр уңай җавап бирделәр.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана