Буа районы Ташкичү авылында Мәүлид узды

08 декабрь 2017 ел 14:42
Буа районы Ташкичү авылында Мәүлид узды

7 декабрьдә Буа мөхтәсибәте вәкилләре Буа районы Ташкичү авылы мәдәният йорты үткәргән Мәүлид кичәсендә булып кайтты. Чарада Буа үзәк мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, Түбән Наратбашы авылы имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Гайнатуллин, Суыксу имамы Линур хәзрәт Сабирҗанов, җирле үзидарә башлыгы Радик Вәлиев катнашты. Линур хәзрәт килгән авылдашларга Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң камил кеше икәнлеген аңлатты. Рөстәм хәзрәт яшьләрнең диндә булулары зур бәхет икәнлегенә тормыштан  дәлилләр китерде. Фәнис хәзрәт халыкка авылда даими рәвештә дини укулар булырга тиешлеген әйтте. Авыл имамы Рәшит хәзрәт Алиев килгәннәргә үз рәхмәтен җиткерде, авыл халкын җомга намазына килергә нәсыйхәтләде. Чара авыл мәчетендә мул итеп әзерләнгән табында  дәвам итте.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана