Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар Буа мәдрәсәсендә кунакта булды

08 декабрь 2017 ел 15:47
Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар Буа мәдрәсәсендә кунакта булды

Бүген Инвалидлар декадасы кысаларында Гөлнара Мөстәкыйм кызы Хәйбуллова җитәкчелегендәге делегация Буа мәдрәсәсендә экскурсиядә булып киттеләр. Делегация составында М.Вахитов исемендәге урта мәктәп гимназиясендә коррекция сыйныфларында белем алучы укучылар, физик тәрбия укытучысы Сергей Викторович Луконин һәм Буа районының социаль яклау бүлегеннән Илсөяр Җәүдәт кызы Гомәрова да бар иде. Мәдрәсә мөдиренең беренче урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов 212 еллык тарихы булган дини уку йорты белән таныштырды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Радия ханым Хәсәнова соңыннан кунакларны чәй өстәле янына чакырды. Укучылар бергәләшеп фотога да төштеләр. Бу дустанә җылы очрашу аларның күңелләрендә озак сакланыр дип ышанып калабыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана