Яңа Чишмә районы авылларында гөрләп Мәүлид бәйрәме мәҗелесләре бара

11 декабрь 2017 ел 09:53
Яңа Чишмә районы авылларында гөрләп Мәүлид бәйрәме мәҗелесләре бара
Яңа Чишмә районы авылларында гөрләп Мәүлид бәйрәме мәҗелесләре бара. 10 декабрь көнне ике мәҗелес булып узды. Беренчесе Акъяр авылында булса икенчесе Акбүре авылы мәчетендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне мөселманнар искә алып китте, салаватлар әйтелде. Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньядагы иң әхлаклы пәйгамбәр булуын аңлатып китте. Без мөселамннарга аның томышын өйрәнеп , аның сөннәтләрен үтәп яшәргә кирәклеген ассызыклап китте, аның үрнәгендә яшәргә чакырды. Мәҗелескә яшь буынның да килүләре күңелләргә нур өстенә нур булды. Коръән сүрәләре укылды, догалар кылынды. Пәйгамберебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне хөрмәтләп аны искә алучыларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!            
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана