Акъяр авылында Мәүлид мәҗлесе

11 декабрь 2017 ел 15:04
Акъяр авылында Мәүлид мәҗлесе
Районыбызда гөрләп Мәүлид бәйрәме мәҗлесләре бара. Бер үк көнне  ике мәҗелес булып узды. Беренчесе Акбүре авылында булса икенчесе Акъяр авылы мәчетендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне мөселманнар искә алып китте, салаватлар әйтелде. Акъярлылырга Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньядагы иң әхлаклы пәйгамбәр булуын аңлатып китте. Без мөселамннарга аның томышын өйрәнеп , аның сөннәтләрен үтәп яшәргә кирәклеген ассызыклап китте, аның үрнәгендә яшәргә чакырды. Мәҗелескә яшь буынның да килүләре күңелләргә нур өстенә нур булды.Коръән сүрәләре укылды, догалар кылынды.Пәйгамберебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне хөрмәтләп аны искә алучыларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана