Чирмешән мөхтәсибәте балалалар арасында спорт ярышлары оештырды

11 декабрь 2017 ел 17:33
Чирмешән мөхтәсибәте балалалар арасында спорт ярышлары оештырды

Кичә, ягъни 10 декабрь көнне Чирмешән районы мөхтәсибәте мәктәп укучылары арасында 7, 8, 9, 10, 11 сыйныф балалары белән иртәнге тугыздан ахшам намазына кадәр спорт ярышлары оештырдылар. Әлеге чара мәчет янәшәсендәге спорткомплекс бинасында узды. Ярышларда төрле уеннар иде. Футбол, турникта тартылу, аркан тартышу, теннис буенча ярышлар үтте. Районның җиде авылыннан, күрше Әлмәт районының Елховой авылыннан көчле команда булып килгәннәр иде. Район мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәтләре Миншин үзенең ярдәмче имамнары Шәүкәт хәзрәт, Рамил хәзрәт белән зур тырышлык куйдылар. Йөзгә якын бала үзара тату итеп ярыштылар, намазларны бергә укыдылар. Казаннан килгән кунаклар арасында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге рәисе Фәрид хаҗи Мифтахов та тәбрик чыгышында уңышлар теләде. Ахырдан җиңүче балаларга бүләкләр һәм урын алган командаларга кубоклар тапшырылды. Катнашучылар тәмле ризык өстәлендә фикер алышып кунак булдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана