Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Мәүлид узды

11 декабрь 2017 ел 18:27
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Мәүлид узды

Бүген Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен истә тотып Мәүлид ашы үткәрелде.

Әлеге авыл шунысы белән үзенчәлекле - биредә авыл өчен шактый зур, матур итеп эшләнгән хәләл кафе эшләп килә. Башта кафеда җомгага йөрүче ирләргә, аннары мәчеттә шул җирлектә яшәгән кешеләргә Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь сөйләде. Аннары сый-нигъмәтләр тулы табында Коръән ашы узды.

Мәүлид бәйрәмен үткәрү өчен Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, Түбән Бәрәскә авылы имамы Әдһәм Хөсәенов шул авылның күмәк хуҗалык җитәкчесе белән берлектә зур көч куйдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана