Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы узды

12 декабрь 2017 ел 09:41
Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы узды

Кичә Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Анда  дини матбугатка язылу, шәһәр күләмендә уздырыла торган Мәүлид кичәсендә актив катнашу, мәчетләрдә иске имля дәресләрен башлау, теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү курслары оештыру турындагы сораулар күтәрелде. Шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды. Мәсәлән, “Чаллы-Брйлер” кошчылык фабрикасында тулысынча хәләл җитештерүгә күчү сәбәпле, андагы эш барышын тәүлек әйләнәсендәге күзәтүгә шәһәр имамнарын да тарту, яшь парларга алар белән дәрес үткәрмичә никах укымау хакында карарлар кабул ителде. Җыелышта шулай ук шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге тарафыннан эшләнгән татар телен үстерү концепциясе белән танышу булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана