Чистай авылларында Мәүлид узды

13 декабрь 2017 ел 10:53
Чистай авылларында Мәүлид узды

Мәүлид – мөселман дөньясында мөһим бәйрәм, аны зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да үткәрәләр.

Мисал өчен, күптән түгел Чистай районының Иске Ромашкино, Мөслим, Татар Сарсазы, Нарат Елга, Каргалы авылларында пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Анда кунаклар сыйфатында Чистай шәһәре имам-хатыйблары катнашты.

Авыл мәчетләрендә укучылар яхшылап әзерләнделәр һәм алган белемнәрен күрсәттеләр. Алар Коръән сүрәләрен укыдылар, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлар әйттеләр. Шулай ук бәйрәм ашы оештырылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана