Өлкәннәр һәм яшьләр очрашты

15 декабрь 2017 ел 08:55
Өлкәннәр һәм яшьләр очрашты

13 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә урнашкан “Ихлас” мәчетендә картлар белән яшьләр очрашуы узды. Чара мәчет имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхинның Коръән укуы, соңыннан Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллиның кыскача вәгазь сөйләве белән башланды. Кичәдә теләгән кунаклар үзләренең истәлек-хәтирәләре, киләчәккә уй-фикерләре белән уртаклаштылар, һәм яшьләр белән өлкән буын арасында нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген ассызыклап үттеләр.

Сөйләшү аш мәҗлесе артында барды. Очрашуда шулай ук Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының бүлек җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, мөхтәсибәтнең Аксакаллар Шурасы җитәкчесе Равил хәзрәт Нуруллин катнаштылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана