Өчмунча авылында Мәүлид бәйрәме узды

18 декабрь 2017 ел 15:06
Өчмунча авылында Мәүлид бәйрәме узды

17 декабрь көнне Буа районы Өчмунча авылы мәдәният сараенда Мәүлид мәҗлесе булып үтте. Мәҗлестә Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Госман мәчетенең икенче имамы Ренат хәзрәт Ибраһимов, Килдураз авылы имамы Кадим хәзрәт Мөбарәкшин, авыл советы рәисе Зөлфәт Әхәтов, төп кунак – дини җырлар авторы Ильяс Халиков катнашты.

Мәҗлесне авыл имамы Җәгъфәр хәзрәт Галәветдинов башлап җибәрде. Ул килүчеләрне Мәүлид ае белән тәбрик итте. Фәһим хәзрәт үзенең вәгазь-нәсыйхәтен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлыннан дәлилләр китереп сөйләде, Буа мөхтәсибәте исеменнән Мәүлид ае белән котлады. Кадим хәзрәт өчмунчалыларга хәдис-аятьләр китереп вәгазь-нәсыйхәтен ирештерде. Ренат хәзрәт үзенең чыгышын мөнәҗәт аша тәкъдим итте. Кичә Ильяс Халиковның матур, мәгънәле җыр-мөнәҗәтләре белән үрелеп барды. Шундый матур кичә оештырганнары өчен Ильяс Халиковка һәм аның төркеменә авыл халкы рәхмәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана