Шәкертләр галимнәр белән очрашуны дәвам итә

11 гыйнвар 2018 ел 17:27
Шәкертләр галимнәр белән очрашуны дәвам итә

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә күренекле татар галиме Энгель Риза улы Таһиров белән очрашу узды. Ул мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты, читтән торып уку бүлеге шәкертләренең сорауларына җаваплар бирде, сыйныф бүлмәләрен, компьютер классын, һөнәрчелек үзәген карады.

Энгель Риза улы Таһиров — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Шулай ук ул Русия Гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстанда Комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Ул 1940 елның 4 августында Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туа. 1967 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, тарих белгечлеген ала. 1973 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының проректоры итеп билгеләнә. 1989 елны докторлык диссертациясен яклый һәм Казан финанс-икътисад институтында тарих, политология һәм хокук кафедрасы мөдире булып эшли башлый.

Энгель Таһиров — дистәдән артык монография авторы. Аның гыйльми хезмәтләре татар халкы һәм Татарстан тарихы; милләтләр, диннәр, цивилизацияләр, мәдәниятләр арасында тынычлык, килешү һәм дуслык; яшьләр һәм җәмгыять өлкәләренә карый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана