Тәрәзәдән керербез!

29 гыйнвар 2018 ел 11:44
Тәрәзәдән керербез!

Татар халкында артык әрсез кешеләр турында: «Ишектән кертмәсәң, тәрәзәдән керә», – дип сөйлиләр… Мәктәпләрдә татар телен укыту буенча чикләүләр килеп чыккач, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Искәндәр улы Сәмигуллин татар телен мәчет каршындагы курсларда өйрәтүне күтәреп чыкты. Ишектән кертмәгәндә тәрәзәдән керү кебегрәк килеп чыкты бу…

Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләләре күпләрне борчуга салды. Мәктәптә укытучылар, ата-аналар, укучылар гөж килде. Өйдә әби-бабайлар, дәү әти-әниләр, балалар фикерләште. Социаль  челтәрләрдә урыслар, татарлар бер-берсенә «матур» сүзләрен җиткерделәр, бәхәсләштеләр, ачуланыштылар. Массакүләм мәгълүмат чаралары да әлеге мәсьәләне киң яктыртты. Хәтта төрле сәбәп белән мәҗлескә җыелган кешеләр дә урысча-татарча бер-берсен бүлә-бүлә, әлеге темага фикер алыштылар, бәхәсләштеләр.

Татар телен ачыктан-ачык яклап чыккан җитәкчеләр бармак белән генә санарлык булды ахрысы. Берсе – Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов  булса, икенчесе – Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Искәндәр улы Сәмигуллин.

Башкаларны күрмәдем дә, ишетмәдем дә. Әллә мин шундый игътибарсыз, әллә, чыннан да, күпләр гафләт йокысыннан айнымаган иделәр. Әле битараф булмыйча, ачынып, ялкынланып шигырьләр язучы Роберт Миңнуллин, Рифат Сәлах тә бар икән. Әгәр кемне дә булса язмамда атап үтмәгән булсам, алар, зинһар, мине гафу итсеннәр, кичерсеннәр.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Искәндәр улы Сәмигуллин татар теленә булган мөнәсәбәтен беренчеләрдән булып, ачык белгертте. 2016 елда ук мәчетләрдә җомга вәгазьләрен бары татар телендә генә алып бару турында боерык чыгарды ул. Каршы килүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр булса да, мөхтәсиб, имамнар мөфти боерыгын төгәл үтәделәр, эшне тиешле рәвештә оештырдылар.

Инде 2017 елда татар теле тирәсендә шундый вәзгыять барлыкка килгәч, мөфти, беренче чиратта, Диния нәзарәтендә һәм аның төрле структураларында барлык эш кәгазьләрен бары татар телендә генә алып барырга боерды. Соңрак мәчетләрдә дин нигезләрен өйрәтү, дини белем бирү белән беррәттән татар телендә сөйләнгән вәгазьләрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү дә максат итеп куелды.

Чыннан да, дингә якынаючы, мәчетләргә йөрүчеләр арасында татар телен белмәүчеләр дә бар. Имамның ялкынланып, бөтен күңелен биреп ниндидер темага вәгазь сөйләвен тыңлый алар, әмма аңлап бетерми. Шуны истә тотып, мөфти татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен махсус программа һәм дәреслек эшләргә күрсәтмә бирде. Диния нәзарәтенең Фән һәм мәгариф, Оештыру бүлекләре Россия ислам институтының Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белән берлектә уртак һәм максатчан эш башлап җибәрде. Иң беренче эш итеп, Россия ислам институтының Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының тәҗрибәле укытучылары программа эшләде. Әлеге программа коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнде. Программада татар телен башлап өйрәнү өчен 36 сәгать каралды. Ул алты темадан гыйбарәт булып, үз эченә әлеге темаларга бәйле лексик берәмлекләрне, сөйләм калыпларын өйрәнүне алды һәм аларны, сөйләм ситуациясенә карап, дөрес, урынлы куллана белү күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгытуны максат итеп куйды.

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: программада исәнләшү, танышу, аралашу әдәбе, гаилә, йорт, ата-ана, ислам этикеты, ризык, атна көннәре, ел фасыллары, мәчет, дини бәйрәмнәр, истәлекле көннәр, изге кичәләр белән бәйле темалар урын алган.

Программага нигезләнеп эшләнгән дәреслек тә авазларны ишетеп аера һәм дөрес әйтә белү; җөмләләрне дөрес әйтү; аралашу барышында актив лексикадан файдалану; өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне таный белү; өйрәнелгән җөмлә калыпларын  сөйләмдә куллану; татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән аралашуга әзер булу; сөйләм әдәбе үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу; үзе, гаиләсе, дини бәйрәмнәр, ризык, мәчет, хаҗ турында сөйләү; текстны укып яки тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү; төзелеш-корылыш ягыннан катлаулы булмаган вәгазь текстларын ишетеп аңлый алу өчен гади, уңайлы дәреслек бу.

Мари илендә туып үскән Камил хәзрәтнең мөфти вазыйфасына килеп, татар телендә ясаган беренче чыгыш, вәгазьләрен ишетүгә гаеп итүчеләр дә күп булды. Әйе, бәлки беренче вакытта башкалар кебек үк чиста, төзек җөмләләр белән дә сөйләшмәгәндер, ләкин хәзерге көндә гарәп, төрек, рус һәм татар телендә иркен сөйләшүче, эчтәлекле чыгышлар ясаучы мөфтигә сокланмый мөмкин түгел. Нәкь менә республикадан читтә үскән мөфти ана телебез – татар телен белүнең мөһимлеген, аны сакларга, буыннан-буынга тапшыру зарурлыгын халыкка аңлатып кына калмады, телебезне яклады, конкрет эшләре белән раслап та күрсәтте.

Халык, билгеле, яклаучыларны да, якламаучыларны да истә калдыра. Чөнки гади кешенең сүзенә, эшенә караганда җитәкче кешенең сүзе күбрәк үтә, игътибарга алына бит. Шуңа күрә дә ул җитәкче, халык мәнфәгатен кайгыртучы! Дәүләт советында утырган җитәкчеләрнең, депутатларның дәшми генә ай саен 200 меңнән артык акча алып, матур, тыныч, яшәп ятуларын да гафу итмәс халык.

Күпләр бәлки монда язганнар белән килешмәсәләр, «без моны эшләдек, без тегене эшләдек” дип акланырга тырышырлар. Ярдәм итмәс. Гади халык күпне күрә, күпне ишетә һәм тиешле нәтиҗәләр ясый. Юкка гына, үзенә, гаиләсенә саулык, хәерле гомер теләү белән беррәттән, илебезгә иминлек-тынычлык, аның җитәкчеләренә хәерле, озын гомерләр теләми халык. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Кыямәт көнендә җиде төрле кешене Үземнең рәхмәт күләгәсе астына алырмын», – дигән. Шуларның берсе — гадел җитәкче. Оешма, дәүләт җитәкчесе икәнсең, үз кул астыңда эшләүчеләргә гаделлек күрсәттеңме, халык мәнфәгатьләрен кайгырттыңмы, халкыңның хакын үтәдеңме – шул турыда да бераз уйланырга кирәк…

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана