Буалылар кошларны кайгыртырга чакыра

29 гыйнвар 2018 ел 11:49
Буалылар кошларны кайгыртырга чакыра

Буа мөхтәсибәте мөселман яшьләре белән берлектә “Җимлекне үзең яса!” дигән бәйге үткәрә. Шул максаттан чыгып, җимлекне өйдә үзең ясарга һәм Буа мәдрәсәсенә илтеп тапшырырга сорыйлар.

Бу изге эштә бердәм рәвештә катнашып, канатлы дусларыбызны сөендерү белән беррәттән, иң яхшы җимлек ясап кыйммәтле бүләкләргә дә ия булырга мөмкин. Конкурска йомгак 8 февраль көнне 9.00 сәгатьтә Буа мәдрәсәсендә (К.Либкнехт ур., 79) ясалачак.

Мисал өчен, бер җимлек 50 песнәкне кышкы салкында үлемнән коткарырга мөмкин. Ә бер песнәк исә сезон дәвамында 10 агачны корткычлардан коткара. Ә бер кечерәк кенә өч агач 3 кешене кислород белән тәэмин итәргә җитә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана