Чаллыда татар теле курслары "Ак мәчет" мәдрәсәсендә ачылды

02 февраль 2018 ел 19:45
Чаллыда татар теле курслары "Ак мәчет" мәдрәсәсендә ачылды

2 февральдә республикабыз мәчетләрендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Без – татарлар” курсы эшли башлады. Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендәге курсның беренче дәресенә 26 кеше килде. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр – уртача яшьтәге ханымнар, яшьләр һәм хәтта 11 яшьлек Салмон Латыйпов бар иде. Дәрес башланганчы булачак укучылар алдында “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли чыгыш ясады. Ул килүчеләргә туган телне өйрәнүдә уңышлар теләде. Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, төрле сәбәпләр белән беренче дәрескә килә алмаучылар бар. Шуңа күрә алдагы дәресләрдә укучылар санының артуы да мөмкин.

Беренче дәресне филология фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия институты доценты Ринал Хаҗиев уздырды. Ә татар тарихына багышланган өлешне шушы мәдрәсә мөгаллиме Габделмәлик хәзрәт Саттаров алып барачак.

Укулар Диния нәзарәте раслаган программа нигезендә уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана