Каенлык авылында вәгазь кичәсе үтте

14 февраль 2018 ел 17:30
Каенлык авылында вәгазь кичәсе үтте

14 февраль көнне Каенлык  авылының мәдәният йортында Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре катнашында вәгазь кичәсе булып үтте. Авыл имамы Әнәс хәзрәт Гайнуллин килгән кунакларга, авыл халкына рәхмәтен җиткерде.

Фәнис хәзрәт Гайнатуллин: “Моннан унсигез ел элек шушы авылга килеп, мөэмин-мөселман  кардәшләребезгә дин дәресләре биргән идем. Шул вакыт Аллаһының рәхмәте белән күбесе намазга басты. Әкренләп Коръән дә укырга өйрәнделәр. Хәзерге вакытта авыл мәчетендә даими рәвештә намазлар укылып тора. Бу безнең өчен, әлбәттә, зур шатлык”, – диде хәзрәт үз чыгышында.

Әнәс хәзрәт Гайнуллин мәчетләр каршында укыту белән бәйле мәсьәләләргә тукталып үтте. Авыл халкы дингә, гыйлемгә омтылырга тиешлеге турында искәртеп үтте.  

Буа шәһәрендә яңа төзелеп килүче мәчетнең имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин үзенең чыгышында залдагыларны ислам дине кануннары буенча яшәргә чакырды. Һәм ул соңыннан үзенең изге теләкләрен дә җиткерде.

Чара өйлә  намазы белән тәмамланды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана