Әгерҗе мөхтәсибәте төбәкара мини-футбол ярышлары уздырды

05 март 2018 ел 15:53
Әгерҗе мөхтәсибәте төбәкара мини-футбол ярышлары уздырды

  4 нче март көнне Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында мөселманнар арасында мини-футбол буенча төбәкара ярышлар узды. Чара Әгерҗе районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Футболчыларны сәламләү өчен Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килде. Ул төрле төбәкләрдән килгән спортчыларга дуслык һәм бердәмлек ярышларында уңышлар теләде.

Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев фатихасы белән ярышлар башланып китте. Ярышларда Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ямурза авылы, Можга, Сарапул һәм Ижау каласыннан тугыз команда катнашты.

Ярышларда беренче урынны Түбән Каманың “Мәчет“ командасы яулады, икенче урында Ижауның “Әл-Фуркан“ командасы, өченче урында Яр Чаллының "Кәүсәр" командасы  калды.

 Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана