Буаның Вольнистан авылында вәгазь кичәсе

15 март 2018 ел 11:00
Буаның Вольнистан авылында вәгазь кичәсе

14 мартта Вольнистан авылы мәчетендә Буа районы мөхтәсибәте вәкилләре катнашында вәгазь кичәсе үтте. Авыл халкын хәзрәтләрнең Ислам дине турында файдалы мәгълүматын тыңлады. Буаның булачак 8 нче мәхәлләсе имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин дин кардәшләргә Буа мәдрәсәсенең мөдире, мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның сәламнәрен җиткерде һәм Ислам диненең биш баганасы турында тәфсилләп сөйләде. Госман мәчетенең икенче имамы Ринат хәзрәт Ибраһимов үзенең чыгышында фикх мәсьәләләрен кузгатты. Аеруча, ул намаз укылмый торган вакытлар турында аңлатып үтте. Вольнистан авылы имамы Рәкыйб хәзрәт Камалетдинов килгән кунакларга үзенең мәхәлләсе исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.    

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана