Кукмара мәдрәсәсендә “Башваткыч” уены үткәрелде

22 март 2018 ел 16:50
Кукмара мәдрәсәсендә “Башваткыч” уены үткәрелде

Шәкертләрнең белемен  арттыру һәм шул ук вакытта күңелле итеп ял итү  максатыннан Кукмара мәдрәсәсендә төрле мәдәни чаралар оештырыла. Узган айда ир-егетләр катнашында “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылса,  бу юлы хатын-кызлар төркемнәре арасында “Башваткыч” дигән күңелле бәйге үтте. Анда катнашучылар ислам дине белән бәйле төрле төшенчәләрне белдерүче сүзләрне куелган сорау буенча әйтеп бирергә тиеш иде. Бәйгедә катнашкан өч төркемнең һәммәсе дә җаваплар бирүдә бик актив булды. Әмма жюринең ахыргы нәтиҗәсе  буенча җиңүчеләр буларак Абдуллина Тәнзилә һәм Гафарова Фирдәния билгеләп үтелде. Аларга һәм аеруча актив җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана