Мөхтәсибәтләрдә Мәрҗанигә багышланган чаралар башланды

22 март 2018 ел 18:25
Мөхтәсибәтләрдә Мәрҗанигә багышланган чаралар башланды

Бүген Югары Ослан районының яшүсмерләр-яшьләр клубында  Мәрҗанигә багышланган чаралар узды. Җиде мәктәптән 60 якын бала, татар теле укытучылары, район үзәк китапханәсе һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясады. Мәрҗәнинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында укытучылар һәм балалар сөйләде, ТР мөселманнары Диния нәзарәте төшергән документаль фильм күрсәтелде. Балалар ике төркемдә (I-IV кл.), (V-XI кл.) Шиһабетдин хәзрәт тормышына багышланган тест-викторинада ярышты, конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Күптән түгел Мәрҗанигә багышланган зур чара Түбән Кама шәһәренең "Нур" мәчете мөгаллимәләре тарафыннан уздырылды. Шиһабеддин Мәрҗанигә багышлап, үзенчәлекле рухи дәрес үткәрделәр. Мөгаллимәләрнең һәркайсы татар халкы тарихында якты эз калдырган Мәрҗанинең сабыйлык елларына, тормыш юлына, фәнни хезмәтләренә, сәяхәтләренә аерым-аерым тукталды. Шиһабетдин хәзрәтләренең соңгы көннәре турында сөйләгәндә, күпләрнең күзендә яшь тамчылары ялтырады. Чәй табынында да Шиһабетдин Мәрҗанинең бай мирасы турында сүз барды...

Исегезгә төшерәбез, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан быел бик күп чаралар үткәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана