Иске Зәйдә Рәгаиб кичәсе

23 март 2018 ел 16:56
Иске Зәйдә Рәгаиб кичәсе

 Рәгаиб кичәсе раҗәб аеның беренче җомга киченә туры килә.  Рәгаиб сүзе гарәпчәдән,   «теләкләр» вә «морадлар» дигән мәгънәгә туры килә, ул догалар кабул ителә торган кичә.

 Бу кичә – Пәйгамбәребез Мөхәммәд  әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакытыдыр. Нәкъ менә шушы кичәдә, ягъни Рәҗәб аеның беренче Җомга кичендә Әминә  балага уза һәм бу барча галәмнәр өчен рәхмәт итеп җибәреләчәк олуг пәйгамбәрнең бу дөньяга килүенә сәбәп була.

 Рәгаиб кичәсенә мөселманнар  зур әһәмият биреп, ул мәчетләрдә билгеләп үтелә. Кичә Иске Зәй мәчетендә әлеге кичә зурлап уздырылды. Шунысы игътибарга лаек,  әлеге мәчеткә Зәй мөхтәсибәте чакыруы буенча мөгаллимнәр китертелде. Алар - Асылбәк хәзрәт Фазилов белән Фәрхәд хәзрәт Гайфуллиннар. Хәзрәтләр “Нур” мәчетендә  өлкәннәр һәм балалар өчен дин сабаклары бирә, зәйлеләр белән таныша, аралаша. Киләчәктә алар Иске Зәй укыту үзәгендә яшь буынга  дини белем бирергә ниятли һәм бу җәһәттән аңа әзерлек эшләре алып бара. Рәгаиб кичәсе көнне мәчеткә җыелган мөселманнарга Асылбәк хәзрәт мәкамле итеп ясин, тәбарәк сурәләре укыды. Мөселманнар иңгә иң торып ахшам намазы укыгач, мул табын артында авыз ачты. Ифтар иа-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым оештырылды.Ифтар мәҗлесенә ризыкларны тәмле итеп бистәдә яшәүче һәм әлеге мәчеттә дин сабаклары алучы Рәсимә Әхмәтҗанова, Иркә Арифуллина, Нәзирә Канәфина, Венера Әүхәдиева, Рәйхана Семенова, Нурзия Гыйләҗевалар әзерләде, аларның йөргән аякларына савап иярсен. Рәгаиб кичәсе Фәрхәд хәзрәтнең әлеге  кичәнең фазыйләте,  хикмәтләре  турында үтемле  вәгазе белән дәвам итте. Имам-мөхтәсип Фатыйх хәзрәт Нуруллин ястү намазын башкарды. Аннан мөселманнар бергәләп тәсбих намазы укыды. Кыскасы, Рәгаиб кичәсендә мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укыды, догалар кылды, төнне нәфел намазлар укып үткәрде.

Рәзимә Кашапова.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана