Мәскәү кунаклары – Буа мәдрәсәсендә

27 март 2018 ел 10:30
Мәскәү кунаклары – Буа мәдрәсәсендә

25 март Буа мәдрәсәсендә Мәскәү кунагы – чыгышы белән Сафаҗәй авылыннан булган имам-хатыйб Аляутдинов Ринат хәзрәт булды. Ел башында Ринат хәзрәт “МАШАЛЛАХ” дигән яңа проект башлап, Пәйгамбәребезгә багышланган шигырьләр конкурсы уздырды. Буа мәдрәсәсе шәкерте Кәримова Адилә әлеге конкурстан читтә калмыйча анда катнашты. Тавыш бирү YouTube сайтында ай дәвамында барды. Адилә иң күп тавыш җыеп (5000нән артык) беренче урынга лаек булды.

Кунаклар килгән көнне мәдрәсәдә бәйрәм үткәрелде. Мәҗлесне чыгарылыш шәкерте хафиз Раушан хәзрәт Коръән укып ачып җибәрде, мәдрәсә тарихы турында видеоязма күрсәтелде. Мәдрәсә директоры Илмир хәзрәт чыгышыннан соң шәкертләр Коръән укыдылар, шигырьләр сөйләп салаватлар  әйттеләр. Проект җитәкчесе Ринат Аляутдинов Адиләгә сертификат белән Коръән, кесә телефонын тапшырды, үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ринат хәзрәт яңа проектлары белән таныштырып, Буа мәдрәсәсе, мөхтәсибәте белән тыгыз элемтәдә эшләрбез дигән сүзләрен ирештерде. Мөслим хәзрәт конкурсны оештыручыларга, кунакларга рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Чара дога кылып тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана