Мәктәп каникуллары – мәчеттә

27 март 2018 ел 11:29
Мәктәп каникуллары – мәчеттә

26 марттан 31 мартка хәтле Лениногорск мөхтәсибәте “Ихлас” мәчетендә кыз-балалар өчен дини ял итү чаралары үткәрә. Әлеге чарага 30га якын мөслимә чакырыла. Көн тәртибендә дин вә әхлак дәресләре, сәнгати күнегүләр, саф һавада уйнау каралган. Балаларны көненә 3 тапкыр ашаталар. Тәрбиячеләр буларак “Ихлас” мәчетендә кичке дәресләрдә катнашучылар һәм Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре чакырылган.

Моннан тыш, Лениногорскида 28 апрель көнне “Ихлас” мәчетендә 5 ел рәттән үткәрелә торган гыйльми бәйге – “Гыйлем нуры” үткәреләчәк. Быел 15 район мәчетләрендә кичке дәресләрдә катнашучы өлкән мөслимәләр чакырылды. Алар арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама, көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш казыятләренә караган мәчетләрдә укучы шәкертләр бар. Үткән елны беренчелекне Лениногорск мөслимәләре яулаган иде. Бу елны җиңүче 28 апрельдә билгеле булачак.

28 март көнне Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында вәгазь кичәсе үткәреләчәк. Әлеге чарага 500 ләп милләттәшебез килер дип көтелә. ​

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана