Мәчеткә укырга йөрүчеләр викторинада ярышты

02 апрель 2018 ел 14:43
Мәчеткә укырга йөрүчеләр викторинада ярышты

Чаллының “Туфан” мәчетендә якшәмбе укулары барышында менә өченче ел инде Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлына багышланган викторина үткәрелә. Быел мондый чара 1 апрельдә булды. Викторина берничә ел укучылар, икенче ел укучылар, беренче ел укучылар арасында аерым-аерым уздырылды. Аларда барлыгы 53 кеше катнашты. Берничә ел укучыларга 61 сорау бирелсә, беренче ел укучыларга – 33. Арада гакыйдә, фикъһе буенча да сораулар бар иде. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин күпләрнең җаваплары сокландыргыч булуын билгели. “Мондый чаралар якшәмбе укуларының нәтиҗәлелеген арттырырга, дәрес материалларын уңышлы үзләштерергә ярдәм итүенә инандык. Шуңа күрә ел саен викторинага күбрәк кеше тартырга тырышабыз”, – ди ул.

Берничә ел укучылар арасында Нурия, Зөлфия, Рабига ханымнар, икенче ел укучылар арасында Тәскирә, Тәнзилә, Шәфика ханымнар, беренче ел укучылар арасында Гөлүзә, Әлфия, Әгъния ханымнар иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гомумән, бер катнашучы да бүләксез калмады. Буш вакытларда чарада катнашучыларга “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, мәдрәсә мөгаллимнәре Габделмәлик хәзрәт Саттаров, шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин  вәгазьләр сөйләделәр. Соңыннан килгән халыкны пылау белән сыйлау булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана