Кукмарада вәгазь кичәсе узды

06 апрель 2018 ел 10:11
Кукмарада вәгазь кичәсе узды

 5 апрельдә изге җомга кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үтте. Күркәм гадәткә әверелгән “Мөселманнар җыены” кысаларында оештырыла торган әлеге кичәләрдә төрле төбәк имамнары, остаз-мөгаллимнәр катнаша. Бу юлы кукмаралылар каршында мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту бүлеге мөдире - мөдәррис Зөлфәт хәзрәт Габдуллин вәгазь сөйләде. Зөлфәт хәзрәт әдәп-әхлак, хәзерге проблемаларның әдәп мәсьәләсен кайгыртмаудан килүе, гыйбадәткә җиңел карау аркасында бәрәкәттән мәхрүм булу хакында чыгыш ясады. Вәгазендә хәзрәт сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм холкын үрнәк итеп алырга, намаз укыган вакытта гына түгел, тормышта, башкалар белән мөгамәлә корганда да мөселман булырга кирәклеген искәртте. “Бу дөньяда бик матур йорт төзегәнсең икән, ахирәтең өчен дә шундый ук матур йорт төзеп куярга кирәк булуын онытма. Затлы машина алгансың, әмма бу дөньядагы ахыргы «транспортың” – сине зиратка кадәр илтүче тагарак булуын да онытма. Кабердә исә “евроотделка” да, “теплый пол” да булмаячак, анда фәкать синең кылган саваплы гамәлләрең генә рәхәтлек һәм тынычлык бирәчәк”, – дип нәсыйхәт кылды хәзрәт. Эчтәлекле һәм мәгънәле вәгазь барлык тыңлаучыларны тәэсирләндерде, тирәннән уйланырга мәҗбүр итте. Район дин җитәкчеләре исә килгән кунакка олы рәхмәтләрен җиткерделәр, Зөлфәт хәзрәт катнашындагы шундый эчтәлекле вәгазь кичәләре алга таба да оештырылыр дип халыкка вәгъдә иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана