Буа мөхтәсибәтендә “Сыерчык оясын үзең яса!” бәйгесе тәмамланды

26 апрель 2018 ел 18:18
Буа мөхтәсибәтендә “Сыерчык оясын үзең яса!” бәйгесе тәмамланды

Март аенда Буа мөхтәсибәте яшьләр бүлеге белән берлектә “Сыерчык оясын үзең яса!” бәйгесе игълан иткән иде. Шул бәйге турында игълан ителгәч, шәһәребез мәктәпләрендә укучылар һәм шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге конкурста бик теләп катнаштылар.

26 апрель көнне Буа мәдрәсәсе бинасында бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Залда балалар әниләре һәм җитәкчеләре белән утыралар иде. 

Башта яшьләр бүлеге белән берлектә, мөхтәсибәтнең соңгы  3 аенда эшләнгән эшләре турында  төшерелгән  видео җурнал күрсәтелде. Аннан яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин Коръән укыды. Кичәне Фәнис хәзрәт Гайнатуллин дәвам итте. Ул мөэмин – мөселман кардәшләребезгә  кошлар турында бик үтемле вәгазен җиткерде. 

Илнур хәзрәт  Сафиуллин кичәнең иң мөһим өлеше – бүләкләү  тантанасына  күчте.  “Бу бәйгедә катнашучыларга барысына дә мөхтәсибәт исеменнән олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Сыерчык оялары бик матур, үзенчәлекле итеп ясалган. Аларның һәрберсе мактауга лаек. Шулай да бәйге бәйге инде ул. Ә  хәзер җиңүчеләрне билгелибез”,- дип  хәзрәт сүзен дәвам итте.

1 урынга – 1нче номерлы мәктәптән Шакирова Камилә лаек булды.

2 урын – Салихова Зилә, 2 номерлы лицей – мәктәп укучысы.

3 урынга – “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче Мифтахов Айнур лаек булды. Җитәкчеләре Нуретдинова сиринә һәм Сафиуллина Илвира. 

Урын алучылар Буа мөхтәсибәтеннән истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Соңынан кичә мул итеп әзерләнгән табын янында үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана