Түбән Камада - Рамазан ифтарлары

17 май 2018 ел 16:26
Түбән Камада - Рамазан ифтарлары

Рамазан аеның беренче көнендә үк Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете уразага кергән мөселманнарны ифтарга җыйды. Күркәм гадәт буенча, мәчеттә ай буе дәвам иткән авыз ачу мәҗлесләре 14 июньдә дә ифтар белән тәмамланачак. Мәчетнең хатын-кызлар намаз укый торган зур бүлмәләрендә идәндәге келәмнәр өстенә рәт-рәт итеп корылган табын тирәли утырган мөслимәләр, офыкка якынлашкан кояшның тәрәзәләрдән төшкән нурларына коенып, үзәк мәчетнең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза ханым Латыйпованың Рамазанга багышланган вәгазен тыңладылар. 

– Халыкта "иң мөһиме сәламәтлек" дигән сүз йөри. Ә мөселманнарда ул, "башта – иман, аннан соң сәламәтлек", дип килә. Чыннан да, иман белән сәламәтлек бик нык бәйләнгән. Кешенең иманы ныграк булган саен, җаны да чистарак була. Җан чисталыгы исә тән сәламәтлегенә дә тәэсир итә. Кеше Аллаһы юлында Аллаһы ризалыгы өчен тырышканда, Раббыбыз аңа чирләрне дә, бәла-казаларны да гел биреп торырга мөмкин. Моңа карап төшенкелеккә бирелергә ярамый. "Бу миңа ни өчен бирелде, нинди гөнаһларым өчен", дип уйлап, дога кылырга кирәк. "Сезгә ирешкән бәла- каза үзегезнең кулларыгыз кәсеп иткән нәрсәләр сәбәпледер, шулай булса да Аллаһы гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер", диелә Коръәндә. Бу аятьне ("Әл-Шура", 30нчы аять) күбебез белә, ләкин мөселман була торып та, авырлык, чир килсә, сәбәпне үзеннән түгел, башкалардан эзли. Үзебездән эзләмәгәч, хәлебез ничек яхшыга үзгәрсен инде, – дип сөйләде Роза ханым. – үзебезгә дә, кешеләргә дә зыян китерүдән сакланыйк. Аллаһы Тәгалә "җәннәткә сәламәт калебле кеше керә", диде. "Сәламәт тәнле", димәде. Гарипләр, сукырлар һәм башка җәннәткә керергә лаеклы авырулар күп. Шунлыктан калебебезне чистарту өстендә эшлик. Бигрәк тә Рамазанда бер-беребезне гафу итик. Әгәр берәр кешегә ачу, рәнҗеш сакласак, аның үзенә килеп әйтик, Кыямәткә кадәр чистарыныйк. Кайберләребез өчен бу эш бик авырдыр. Әмма онытмыйк, "Мин аны мәңге гафу итмим", дигән сүзләрне мөселман кулланырга тиеш түгел! Син Аллаһы Тәгаләнең үзеңне гафу итүен телисеңме? Менә кайда бит бөтен хикмәт! 

Вәгазьдән соң, азан тавышы астында бар да финик җимешенә үрелде, тәнгә шифа бирә торган судан авыз итте... Аллаһыга беренче көн уразасын тоту ныклыгы биргәне өчен, күңеленнән рәхмәтле булган хәлдә, бар да ахшам намазы укыды. Намаздан соң, тәмле аш, учактагы зур казаннарда пешкән пылау, хуш исле чәй һәм тәм-том белән сыйлана-сыйлана, ястү һәм тәравих намазы вакыты якынлашканны көтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана